ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россельхознадзор үз чәчүлегеңнән бәрәңге утыртуны тыялар дигән хәбәрне кире какты

10 июль 2018, 09:11

Чәчүлек бәрәңге итеп бары тик махсус кибетләрдән алынган орлыкны гына кулланырга ярый дигән хәбәр вакытлы матбугат чараларында таралды.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Россельхознадзор үз чәчүлегең белән бәрәңге утыртуны тыялар, үстергән өчен административ штраф салалар дигән хәбәрне кире какты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Моңа кадәр, чәчүлек бәрәңге итеп бары тик махсус кибетләрдән алынган орлык һәм бәрәңгене генә кулланырга ярый дигән хәбәр вакытлы матбугат чараларында таралган иде.

Сыйфатсыз орлык саткан өчен җаваплылыкка бары тик сәүдә оешмалары гына җаваплы булачак. Үз кирәге өчен генә үстергән физик затларга җаваплылык чаралары кагылмый, диелгән әлеге хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10