ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәтлегә сүгенгән өчен 20 мең сум штраф салганнар

10 июль 2018, 05:00

Ул үз гаебен яртылаш гына таныган.

(Әлмәт, 10 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә ЮХИДИ хезмәткәре хокук бозучыны туктатып аннан документларын сораган. Автомобиль йөртүче гауга чыгарып, китеп барырга җыенганда аны тоткарлыйлар, дип яза җирле басма.

Беркетмә төзү вакытында ир-ат шаһитләр каршында автоинспекторга сүгенү сүзләре ишеттерә. Аны “Хакимият вәкилен мыскыл итү” дигән маддә нигезендә хөкем иттеләр.

Ул үз гаебен яртылаш гына таныган. Әлеге ир-ат сүзләре буенча, аның мондый адымына инспектор сәбәпче. Әлмәт шәһәр суды сүгенгән өчен әлмәтлегә 20 мең сум штраф салды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10