ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешән районы Әмир авылының Сабан туе батырына скутер бүләк ителде

10 июль 2018, 07:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районы Әмир авылының Сабан туе батырына скутер бүләк ителде Әлеге авыл егете Фәнил Нуретдинов икенче ел рәттән Әмир Сабан туенда баш батыр булып кала.

(Чирмешән, 10 июль, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Чирмешән районы Әмир авылының Сабан туе үткәрелде, дип яза җирле басма.

Кунаклар төркемендә көрәшкән һәм призлы урыннар яулаган күршеләрне – Лашман егетләрен һәм башка көрәшчеләрне дә бүләксез калдырмадылар.

Гомумән, “Авыл көне“ндә дистәләгән әмирлене сәхнәгә дәштеләр. 50 һәм күбрәк яшьтә юбилейларын билгеләп үткәннәр, быел мәктәпкә укырга керүчеләр, эшендә алдынгылар да тансык бәйрәмнән бүләкләр алып киттеләр. Милли киемнәрдән килүчеләр арасында да җиңүчеләр ачыкланды.

Бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар бер ел дәвамында Әмирдә туган балаларны да игътибарсыз калдырмыйлар. Бу юлы алар биргән 100 мең сум акча Тимерҗановларны сөендерде.

-Налиягә, өченче балабызга дип алган бу акчаны яңа төзелүче йортыбызда балалар бүлмәсен ясауга тотачакбыз, - диләр әти кеше Нәсим, әниләре Фәнисә.

Әтиләренә ошасалар, бу кызлар мондый бәйрәмнәрдән бер дә буш кайтмаслар, Нәсим Сабан туе уеннарының барысында да диярлек актив катнашты. Әмир кияве ул, уңган, җитез, булдыклы, авылда бик хөрмәтле.

Сургутта эш йөртүче Әгъләмовлар инде алтынчы тапкыр үткәрүче Сабан туеның быелгысында ат чабышлары да оештырдылар, җиңүчегә тәкә бүләк иттеләр. Уеннарда катнашучыларга да призлар исәпсез иде.

Район Сабан туена тиң диярлек Әмирдәге әлеге бәйрәмгә әллә кайлардан килгәннәр, масштаб сокландыргыч. Оештыручылар, авылдашлар, туганнары көче белән мәйдан һәм аның тирәсе төзекләндерелгән, матурланган. Фазыйлның чираттагы ялы бәйрәмгә әзерлек мәшәкатьләрендә узган диярлек. Лашман авыл җирлеге Советы да кирәкле ярдәмне күрсәткән.

-Туган авылларына, районга да гел булышып торучы Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовларга район башлыгы Фердинат Дәүләтшин район башлыгының Мактау грамотасын тапшырды, бизнесларының алга баруын теләде, изге эшләре өчен рәхмәт белдерде, киләсе елда Әмир урамнары юлларын төзекләндерүгә ярдәмгә дә ышандырды.
-Туган авылыбыз яши, матурая, көчлеләнә, моңа горурланабыз, - диделәр Әгъләмовлар, бәйрәм белән котлауларында. -Без моңа шат, Әмир, районыбыз, милләтебез хакына янә файда китереп эшләргә язсын. Балалар күбрәк тусын иде, вәгъдә ителгән сумманы без андыйларга киләчәктә дә бирербез.

Чирмешән районы Әмир авылының Сабан туе батыры Фәнил Нуретдиновка скутер бүләк ителде.

Әмирдәге Сабантуйда - “Авыл көне“ндә Казаннан килгән бик күп артистлар – җырчылар, биючеләр, нәфис сүз осталары сәхнәгә чыкты. Кич белән халыкны, кунакларны “Казан егетләре“ җилкендерде. Иң ахырдан салют булды, диелгән район хәбәрендә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10