ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә районында берьюлы 70 кеше балык тотты

10 июль 2018, 06:00 , Фото: atnya-rt.ru

Әтнә районында берьюлы 70 кеше балык тотты Әтнә районының Олы Мәңгәр халык театры балык тотучылар бәйгесе уздырды.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Сүрия Мингатина). Әтнә районының Олы Мәңгәр халык театры коллективы тамашачыларына елына ике-өч тапкыр менә шундый бүләк ясый. Бу ялда тамашаның чираттагысы “Балык тотучылар бәйгесе” рәвешендә узды, дип яза җирле басма.

Бирегә килүче җитмешләп балыкчы Олы Мәңгәр авылының “Вәли бай йорты” дип исемләнгән архитектура истәлеге каршында җәйрәп яткан "Айдар күле"ндә балык тоттылар. Бәйге төп-төгәл сәгать 7 дә башланды. Балык тотарга килүчеләрне Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Вазих Хисмәтуллин сәламләде. "Мәңгәр"хуҗалыгы рәисе Айдар Шәрипов та катнашучыларга уңышлар теләде. Шулай ук бәйгегә район мәдәният бүлеге мөдире Азат Хәйретдинов та килде. Җырчылар Риваль Хисмәтуллин белән Руслан Галиуллин да бар иде. Үзәктә - театрның режиссеры Рафис Сәләхетдинов һәм аның артистлары, алар бирегә килүчеләргә бәйрәм ясадылар. Тамаша, уен-көлке, мәзәк, җор сүзгә кытлык булмады. Күл буе гына түгел, Олы Мәңгәр авылы гөрләп торды.

Ухасы пеште, шашлыгы кызыктырды, чәе кайнап торды, җаның ни тели, шунысыннан авыз итәргә мөмкин иде.

Сәгать 10 да бәйгегә йомгак ясалды. Иң зур балык тотучы Ислам Габдрахманов булып чыкты. Ә иң кечкенә балык тотучы буларак, Насыйбуллин Радил бүләкләнде. Алар гына да түгел,номинацияләп, һәр катнашучыга диярлек саллы гына бүләк тапшырылды, диелгән район хәбәрендә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10