ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тольятти Сабан туенда Балык Бистәсе артистлары чыгыш ясаячак

9 июль 2018, 20:09 , Фото: соцсети

Тольятти Сабан туенда Балык Бистәсе артистлары чыгыш ясаячак Милли бәйрәмне Тольятти халкы 28 июльдә уздырырга ниятли.
(Казан, 9 июль,"Татар-информ"). Тольятти каласында Сабан туе үтәчәк көн билгеле. Каланың татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итүенчә, бәйрәм июльнең соңгы шимбәсендә, ягъни 28 июльдә уздырылачак.
 
  • Сабан туе Тольяттига нигез салынуга 281 ел тулу уңаеннан үткәрелә. 
 
Милли  бәйрәмдә катнашучылар көрәштә яисә спорт ярышларында үзләрен сынап карый алачак. Шулай ук кунакларны ат чабышлары, дистәләгән конкурслар һәм бәйгеләр көтә. 
 
Тольятти Сабан туена Татарстанның Балык Бистәсе районы үзешчәннәре чакырулы. Моннан тыш танылган автор-башкаручы Фирдүс Тямаев кунакларның күңелен ачачак. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10