ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәт районында юл һәлакәтендә хатын-кыз һәлак булган

9 июль 2018, 18:33

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Әлмәт – Лениногорск юлының 16нчы чакрымында булган.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Әлмәт районында җиңел машина һәм трактор катнашындагы һәлакәттә хатын-кыз үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт– Лениногорск юлының 16нчы чакрымында, Миңнебай авылыннан ерак түгел урында булган юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр якшәмбе көнне кичен соң гына бердәм 112 экстрен хезмәте номерына алынган.

Рульдә 64 яшьлек ир-ат булган “Лада Калина” автомобиле прицеплы тракторга килеп бәрелгән. Бәрелү бик көчле булган, җиңел машинада йөртүчесе һәм пассажиры кысылып калган. 

Һәлакәт булган урынга 15нче янгын-сүндерү часте хезмәткәрләре килеп, җимерелгән машинаның аккумуляторын сүндергән. “Лада” машинасыннан 57 яшьлек пассажир хатын-кызны чыгарганнар. Ул алган җәрәхәтләрдән урында үлгән. Машина йөртүчене ашыгыч ярдәм машинасында Әлмәт медсанчастенә озатканнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10