ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казан югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачыла - федерация рәисе

9 июль 2018, 17:15 , Фото: Салават Камалетдинов

Казан югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачыла - федерация рәисе Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казанда югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачылачак. Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк. Бүген бу хакта IT-паркта – Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы футбол федерациясе рәисе Александр Гусев әйтте.

Александр Гусев Татарстан Республикасында 200 арбитр хезмәт күрсәтүен әйтте. “Аерым мәсьәлә булып футбол белән шөгыльләнүче кешеләр тора. Бу – бәла. Хакимнәр проблемасы хәл ителде, арбитрлар мәктәбе эшли. Ел саен 20 арбитр чыгарабыз. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында узган һәр матчта хезмәт күрсәтүче 200 арбитр бар. 40 арбитр - беренче категорияле, шул сәбәпле алар бар төрле футбол ярышларында да эшли алалар”, - диде ул.

ТР футбол федерациясе рәисе Россия футбол командасының балалар составында 5 тәрбияләнүчеләре уйнавын әйтте. “Без балалар белән 9 яшьтән эшли башлыйбыз. Башка регионнарда футбол федерациясе күп очракта балалар белән 11 яшьтән эшли башлый. Бүгенге көндә Россия футбол командасының балалар составында безнең 5 тәрбияләнүчебез уйный. Шуларның өчесе – кызлар”, - диде ул.

Шулай ук Александр Гусев Республикада тренерларга белем бирү хакында да әйтте. “Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры белән килештек. Академиядә тренерлар факультеты ачылачак”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10