ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Синоптиклар Татарстанда җил көчәячәк дип кисәтә
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

9 июль 2018, 16:24 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты Бүген Рөстәм Миңнеханов Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсе кысаларында компаниянең генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Урал тау-металлургия компаниясе (УГМК) генераль директоры Андрей Козицын белән очрашты. Чара Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 күргәзмәсе кысаларында узды. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яклар Татарстан Республикасы белән "УГМК-Холдинг" ҖЧҖ арасындагы хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләште. Әлеге документ Казанда узган ел август аенда имзаланган иде.

  • Урал тау-металлургия компаниясе (Свердловск өлкәсе) - бакыр, цинк, ташкүмер һәм кыйммәтле металлар җитештерүче компания. УГМК составына Россия һәм чит илләрдә кырыктан артык предприятие керә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10