ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әлмирә Әдиятуллина Диния нәзарәтенең "Халкыбызга хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде

9 июль 2018, 16:21 , Фото: dumrt.ru

Әлмирә Әдиятуллина Диния нәзарәтенең Кичә танылган җәмәгать эшлеклесе, "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Кичә танылган җәмәгать эшлеклесе, "Мөслимә" хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Әлмирә Әдиятуллина 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан Татарстан мөселманнары диния нәзарәте күренекле мөслимәгә бүләк тапшырды, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин карары белән Әлмирә ханым Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең 25 еллыгы уңаеннан "Халкыбызга хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. 

Истәлекле бүләкне күренекле мөслимәгә бүген Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов тапшырды. Ул Әлмирә ханымга саулык-сәламәтлек теләп, аның өммәт файдасына куйган күпсанлы тырышлыклары һәм бәяләп бетергесез хезмәте өчен Камил хәзрәт исеменнән олы рәхмәтен белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10