ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
МӨҺим
Башкортстанның “Мирас” җыр һәм бию ансамбле Франциядән гастрольләрдән кайтты
Татарстанда юл һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе аягын сындырган
Тукай районында яшәүче кыз керәшен җырларын иң яхшы башкаручы булып танылды
Татарстаннан читтә белем алучы студентлар Казанга форумга җыела
Чулман елгасында су агымы алып киткән ике балыкчыны коткарганнар

Мәдәният

Казан кинофестивале программасына Канн фестивалендә катнашкан казах фильмы кертелгән

9 июль 2018, 14:38 , Фото: Султан Исхаков, Рамил Гали

Казан кинофестивале программасына Канн фестивалендә катнашкан казах фильмы кертелгән "Ласковое безразличие мира" казах фильмының куючы операторы - Казан егете Айдар Шәрипов.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп призына премьерасы Канн халыкара кинофестивале кысаларында үткән «Ласковое безразличие мира» фильмы да дәгъва итә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә Миләүшә Айтуганова хәбәр итте.

Фильмны аның режиссеры Адилхан Ержанов белән куючы оператор Айдар Шәрипов тәкъдим итүе мөмкин. Айдар Шәрипов «Татар-информ» хәбәрчесенә фильмны бик шатланып тәкъдим итәчәген әйтте.

«Ласковое безразличие мира» фильмының куючы операторы - Казан егете Айдар Шәрипов. Бу аның тулы метражлы дебют фильмы. Канн кинофестивалендә булып Казанга кайткан Айдар Шәриповны журналистлардан беренче булып «Татар-информ» котлады. Айдар Шәриповның «Интертат» электрон газетасында интервьюсы кинематографистлар арасында шау-шу тудырды. "Татар-информ"да чыкканнан соң, Миләүшә Айтуганова, Айдар Шәрипов һәм продюсерлар белән элемтәгә кереп, фильмны Казан кинофестивалендә катнаштырырга тәкъдим итте.

71нче халыкара Канн фестивале 2018 елның 8 – 19 маенда үтте. Казахстан режиссеры Адилхан Ержановның «Ласковое безразличие мира» фильмы фестивальнең «Особый взгляд» программасында катнашты.

  • Казан халыкара киносы фестиваленә  дөньяның 56 иленнән барлыгы 967 заявка килгән. Комиссия тарафыннан 65 фильм сайлап алынган. Конкурс программасына 10 - тулы метражлы, 10 - кыска метражлы, 10 -тулы метражлы документаль фильм, 10 кыска метаржлы фильм кертелгән. Фестивальдә “Россия молодая” һәм “Милли конкурс” программалары да бар. Конкурстан тыш “Россия – Ислам дөньясы”, “Мәдәниятләр диалогы”, “Балачак кинодөньясы”, “Кинопробы” программалары барачак. Параллель программа буларак, мисыр, япон, монгол, һинд фильмнары һәм ретроспективалар күрсәтелә.
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр үтә.

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең төп конкурсына Рамил Фазлыев белән Әмир Галиәскаровның - «Мулла» фильмы, Вера Глаголеваның “Не чужие” фильмнары кертелгән.

Фестивальнең ачылу тантанасы традиция буенча, “Пирамида” залында була. Ябылу тантанасы “Эрмитаж” концерт-холлында үтәчәк. Төп программа фильмнары “Ривьера” күңел ачу комплексында күрсәтеләчәк. Фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова “Родина” кинотеатрыннан “Ривьера” комплексына күчүне уңайлылык белән аңлатты. Биредә бер үк урында фильмнар күрсәтү һәм кунаклар яшәтү мөмкинлеге бар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10