ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Свердловск өлкәсе һәм Татарстан товар әйләнешен 1,5 тапкыр арттырырга ниятли

9 июль 2018, 16:46 , Фото: tatarstan.ru

Свердловск өлкәсе һәм Татарстан товар әйләнешен 1,5 тапкыр арттырырга ниятли Төбәкләр арасында хезмәттәшлекне киңәйтү планы ике елга исәпләнгән.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы ике ел эчендә товар әйләнешен 1,5 тапкыр арттырырга нитли. Бу хакта ТАСС агентлыгы Свердловск өлкәсе губернаторы Евгений Куйвашевка сылтама ясап хәбәр итә.

Төбәк хакимиятләре шул хактагы килешүне Екатеринбургта узган «Иннопром» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә имзалаган.

Узган ике ел эчендә төбәкләр арасында товар әйләнеше 1,3 мәртәбә артты, дип искәрткән Куйвашев. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10