ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

«Безнең яңа укытучы» грантына конкурс тәмамланды

9 июль 2018, 14:00 , Фото: mon.tatarstan.ru

«Безнең яңа укытучы» грантына конкурс тәмамланды Бәйгенең ачык этабы республика белем бирүнең сыйфатын мониторинглау үзәгендә һәм Казан педагогика көллиятендә үткәрелде.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Әйдәп бару сәләтенә ия булган, шул исәптән педагогик булмаган югары уку йортларын тәмамлаган иң яхшы белгечләрне, мөгаллим һөнәренә сәләте булган яшь аспирантлар һәм фән кандидатларын мәктәпкә җәлеп итү максатыннан, «Безнең яңа укытучы» грантына конкурс төгәлләнде. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгенең турыдан-туры этабы «Республика белем бирүнең сыйфатын мониторинглау үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм Казан педагогика көллиятендә үткәрелде. Әлеге этапта 373 дәгъвачы катнашты. Шулардан 338 катнашучы тестлаштыру һәм һөнәри-психологик әңгәмәне уңышлы узды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Безнең яңа укытучы» гранты турында»гы боерыгы нигезендә, турыдан-туры этапта мөмкин булган 200 баллның 122,7сен җыйган 200 кеше 2018 елда конкурсның җиңүчеләре дип табылачак һәм «Безнең яңа укытучы» грантына ия булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10