ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«Казгражданпроект» Казанда 140 чакрымга якын озынлыкта велосипед юлы төзергә тәкъдим иткән

9 июль 2018, 11:55 , Фото: архив

«Казгражданпроект» Казанда 140 чакрымга якын озынлыкта велосипед юлы төзергә тәкъдим иткән Татарстан башкаласында велоинфраструктураның гомуми бәясе 691 миллион сум тәшкил итә.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). «Казгражданпроект» институты» мцниципаль бюджет учреждениесе Казанда велосипед инфраструктурасын үстерү планын тәкъдим итте. «Татар-информ» агентлыгы редакциясендә шул хактагы документ бар.

Шәһәр велочелтәрен үстерү планы нигезендә, Казанда дүрт велосипед юлы расланган. Алар: Универсиада авылыннан циркка кадәр, «МЕГА» сәүдә үзәге янында, Универсиада авылы янында һәм Казан үзәгендәге Зур боҗра. Соңгысы Кремль яр буен һәм Горький паркын колачлаячак.

Документ нигезендә, Татарстан башкаласында велоинфраструктураның гомуми бәясе 691 миллион сум тәшкил итә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10