ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабуга причалында автокран коры йөк ташый торган судно өстенә ауган

9 июль 2018, 11:31 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Алабуга причалында автокран коры йөк ташый торган судно өстенә ауган Гадәттән тыш хәл МДФ плитәләрен төягән вакытта килеп чыккан.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Алабуга причалында автокран коры йөк ташый торган судно өстенә ауган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Танайка причалында МДФ плитәләрен төягән вакытта кранчы берьюлы 2,8 тонна панель күтәргән. Автокран мондый авырлыкка түзмәгән һәм коры йөк ташый торган «Флестина-2» судносына ауган. Нәтиҗәдә, «КАМАЗ» (манипулятор шуның шассиена монтажланган булган) һавада эленеп калган.

Гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә кранчының аягы кысылган. Аңа 75нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре ярдәмгә килгән. Суднода тишелгән урыннар юк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10