ҺАВА ТОРЫШЫ +24 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның Кама Тамагы районында өермәне видеога төшереп алганнар

9 июль 2018, 10:35 , Фото: соцсети

Татарстанның Кама Тамагы районында өермәне видеога төшереп алганнар Өермә Иске Казиле авылы янында хасил булган.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Татарстанның Кама Тамагы районында өермәне видеога төшереп алганнар. Шул хактагы ролик социаль челтәрләрдә урнаштырылган.

Бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр әйтүенчә, өермә Иске Казиле авылы янында хасил булган.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә әлеге мәгълүматны расламадылар. Агентлыкка аңлатуларынча, метеостанцияләр контрольдә тотмый торган зонадан читтә узса, алар өермәне «абайламаска» да мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10