ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Татар-информ» агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестивале хакында сөйләячәкләр

9 июль 2018, 10:31

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген, 9 июльдә, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» агентлыгында 2018 елгы Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә әзерлек мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узачак.

Чарада «Татаркино» директоры, Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкаручы директоры Миләүшә Айтуганова һәм ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров катнаша.

«Татар-информ» агентлыгы сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарийларда яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. 

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10