ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда исерек хәлдәге машина йөртүче күпергә һәм тагын берничә автомобильгә бәрелгән

9 июль 2018, 09:35 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чаллыда исерек хәлдәге машина йөртүче күпергә һәм тагын берничә автомобильгә бәрелгән Чит ил машинасының двигателе төшкән.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Чаллыда «Шевроле» машинасының исерек хәлдәге йөртүчесе башта – күпергә, аннары тагын берничә автомобильгә килеп бәрелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Авария узган шимбәдә М7 трассасының 1048нче чакрымында – Сарман тракты борылышы каршында булган.

Чит ил машинасының двигателе чыгып төшкән. Шулай ук 14нче модель «Лада» һәм «Грейт вол» автомобильләренә дә зыян килгән.

55нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре «Шевроле»дан шоферны чыгарып, табибларга тапшырган. Төрле җәрәхәтләр алган ир-атны хастаханәгә озатканнар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10