ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Мөслим районында «Дэу Матиз» юл читенә төшеп киткән

9 июль 2018, 07:42

Авария Югары Табын авылыннан ерак түгел булган.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Мөслим районында «Дэу Матиз» юл читенә төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Дэу Матиз»ның 32 яшьлек йөртүчесе Чаллыга таба юл тоткан булган. Авария Югары Табын авылыннан ерак түгел булган. Машина юл читенә төшеп киткән һәм түбәсенә капланган.

Авариядә 57 яшьлек  пассажир хатын-кыз зыян күргән.

Һәлакәт урынына килгән 123нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре җимерелгән автомобильнең аккумляторын сүндергәннәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10