ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Биектау районында "Лада" һәм "УАЗ Патриот" бәрелешкән

9 июль 2018, 07:18

Юл-транспорт һәлакәтендә 57 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Биектау районында 14нче модельле "Лада" һәм "УАЗ Патриот" "маңгайга-маңгай" бәрелешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Казан – Малмыж трассасының 15нче километрында килеп чыккан. Авариядә 57 яшьлек хатын-кыз зыян күргән.

Һәлакәт урынына килгән 113нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре җимерелгән автомобильнең аккумляторын сүндергәннәр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10