ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Сарман районында алдынгы хезмәткәрләрнең күбесе "Җәлил” агрофирмасыннан икәнлеге ачыкланды

9 июль 2018, 03:00 , Фото: sarman-rt.ru

Сарман районында алдынгы хезмәткәрләрнең күбесе Сарман районында терлекчеләрнең июнь ае эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.

(Сарман, 9 июль, "Татар-информ", "Сарман" ). Сарман районында терлекчеләрнең июнь ае эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды, алдынгылар билгеләнде, дип яза җирле басма.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов һәм ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илфат Солтанов җитәкчелегендәге комиссия урыннарда булып, 12 номинация буенча призлы урын алучыларга акчалата бүләкләр тапшырды. Алдынгыларның иң күбе – “Җәлил” агрофирмасыннан. Бу көнне агрофирманың 14 хезмәт алдынгысы район башлыгы кулыннан бүләк алды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10