ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Ютазыда киңәшмә-семинарда сүз терлек азыгы туплау турында барды

9 июль 2018, 00:00 , Фото: yutazy.ru

Ютазыда киңәшмә-семинарда сүз терлек азыгы туплау турында барды Чара эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты һәм хуҗалыкта эш куелышыннан канәгать калды.

(Ютазы, 9 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Ютазы районының “АгроМир” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы тормышында көн кадагында торган актуаль мәсьәләләр буенча оператив киңәшмә-семинар узды. Көннең беренче өлешендә аграрчылар агымдагы елның беренче ярты еллыгында терлекчелек тармагында ирешкән күрсәткечләргә анализ ясады, алдагы көннәргә бурычлар билгеләде, дип яза җирле басма.

Семинар үз эшен кырчылык тармагында дәвам итте. Биредә сүз, асылда, терлек азыгы туплау һәм чиста парларны эшкәртү турында барды.

Чара эшендә район башлыгы Рөстәм Нуриев катнашты һәм хуҗалыкта эш куелышыннан канәгать калды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10