ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Таиландта су баскан тау куышыннан дүрт баланы чыгарганнар

8 июль 2018, 17:48

12 яшүсмер һәм бер өлкән кеше су баскан тау куышында ике атна булган.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Бүген коткару барышында Таиландта су баскан тау куышыннан 12 баладан дүртесен чыгарганнар. Бу хакта “Кхао Сот” электрон чыганагына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Җирле футбол клубының 12 яшүсмере тренерлары белән су баскан тау куышында ике атна булганнар.

Ике баланы тау куышыннан 60 чакрымда булган Чианграй шәһәре хастаханәсенә китергәннәр, калганнарын да китерәчәкләр. Хастаханәдә коткарылган балаларга тернәкләнү өчен барлык шартлар тудырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10