ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан коткаручылары мәче артыннан агачка менгән малайны 15 метр биеклектән төшергән

8 июль 2018, 14:03

Әлеге хәл Химиклар мәдәният йорты паркында булган.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ”). Казан коткаручылары мәче артыннан менгән малайны агачтан төшергән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Химиклар мәдәният йорты паркында 12 яшьлек үсмер агачка 15 метр биеклеккә үрмәләп менгән, әмма төшә алмаган. Әти-әнисе ярдәм сорап коткаручыларга мөрәҗәгать иткән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урынга килеп, авария-коткару машинасы түбәсеннән баскыч сузып, малайны җиргә төшергән. Үсмер зыян күрмәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10