ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда яна торган машинаны шаһитлар видеога төшергән

8 июль 2018, 11:46 , Фото: соцсети

Чаллыда яна торган машинаны шаһитлар видеога төшергән Социаль челтәрләрдән файдаланучылар балигъ булмаган балалар шаярып машинага ут төрткән булулары мөмкин дип фаразлый.

(Чаллы, 8 июль, ”Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда шаһитлар яна торган машинаны видеога төшергән. Янгын кичә 59нчы комплекста төзелә торган объект янында килеп чыккан. Биредә шактый вакыттан иске “унлы” машинасы торган. Баштан аның тәгәрмәчләрен салдырганнар, аннан ут төрткәннәр.

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар балигъ булмаган балалар шаярып машинага ут төрткән булулары мөмкин, дип фаразлый. Ут автомобильне бик тиз ялмап алган һәм янәшә торган Nissanга кабарга мөмкин булган. Янгын сүндерүчеләр, вакытында килеп, янгынга җәелергә ирек бирмәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10