ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда тарихчы Булат Рәхимҗанов китабын тәкъдим итәләр

8 июль 2018, 09:39

Әлеге китапта Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре һәм Мәскәү дәүләте арасындагы сәяси багланышлар карала.

(Казан, 8 июль, «Татар-информ»). 10 июльдә Татарстан Фәннәр академиясендә тарихчы Булат Рәхимҗановның “Московская Русь и Татарские Ханства в XV – XVI вв” китабын тәкъдим итү була. Бу хакта Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хезмәттә Алтын Урда таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре һәм Мәскәү дәүләте арасындагы XV – XVI гасырларда булган сәяси багланышлар карала.

Басма тәкъдим ителгәннән соң Булат Рәхимҗанов белән автограф-сессия узачак.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10