ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чиләбе өлкәсендә "Мулла" фильмын тәкъдим иттеләр

8 июль 2018, 09:15

Фильм Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында күрсәтелде.

(Казан, 8 июль, Татар-информ”). Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, Т.Миңнуллин пьесасы буенча төшерелгән “Мулла” (реж. Р.Фәзлиев, А.Галиаскәров) фильмы тәкъдим ителде. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Нәфис фильмда баш рольләрне Рамил Фәзлыев, Гүзәл Гафарова уйный, фильмның идея авторы - Марат Әхмәтшин.

Быел җиденче тапкыр үткәрелүче конференция “Россиянең тарихы һәм бүгенге тормышында исламның роле” темасына багышланган. Чараны оештыручылар фикеренчә, “Мулла” фильмы конференциянең максат һәм бурычларына җавап бирә: XXI гасырда исламны социальләштерү, төрле мәдәниятләрнең рухи һәм идеологик мәсьәләләре алгы планга куела.

  • Бөтенроссия “Рәсулев укулары” фәнни-гамәли конференциясе күренекле мөселман мәгърифәтчесе Зәйнулла Рәсулев (1833-1917) истәлегенә багышлап үткәрелә. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10