ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә районы Комыргуҗа авылында ике йөз тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелә

8 июль 2018, 09:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнә районы Комыргуҗа авылында ике йөз тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелә Районындагы бу төзелеш 498 квадрат метр мәйданны били.

(Казан, 8 июль, “Татар-информ, “Әтнә таңы”, Хәмит Бадиков). Әтнә районы Комыргуҗа авылында ике йөз тамашачыга исәпләнгән мәдәният йорты төзелә, дип яза район газетасы сайты.

Әтнә районындагы бу төзелеш 498 квадрат метр мәйданны били. 13 кешелек бригада объектныңэчке ягындагы хезмәтләрне башкара.

“Көзгә Комыргуҗа авылы халкы яңа мәдәният йортлы булачак, дип ышандыра Арча районыннан килгән бригада мастеры Алмаз Закиров. Төзелеш эше 2 апрельдә башланган.

Мәдәният йортының инде диварлары торгызылган,идәннәре әзер. Төзүчеләр тумбочкалар өяләр, анысы тамаша залындагы урыннар булачак. Каршы якта сәхнә урынын да күтәргәннәр. Ә тамаша залы 200 тамашачыга исәпләнә.

Махсус программа нигезендә башкарылучы мәдәният йортлары барысы да, башлыча, бертөрлерәк төзелә.

Төзелеш мәйданы янына вагон да китереп куйганнар. Төзүчеләрнең ял итү, ашап-эчепалу, җитәкчелекнең төзелешне планлаштыру урыны – башкача әйтсәк, штаб-квартиралары шушында.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10