ҺАВА ТОРЫШЫ -15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният, Татар дөньясы

Киләсе елда федераль Сабан туен кабул итәчәк шәһәр мәгълүм

7 июль 2018, 19:37 , Фото: Гөлнар Гарифуллина

Киләсе елда федераль Сабан туен кабул итәчәк шәһәр мәгълүм Сабан туе символы "тулпар ат" Чувашстаннан Комига китте.

(Чабаксар, 7 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). 2019 елда XIX федераль Сабан туе Коми республикасы Сыктывкар шәһәрендә узачак. Бүген Чабаксарда көрәштә бил алышкан батырлар бүләкләнгәннән соң, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров киләсе елда федераль Сабан туйны үзендә кабул итәчәк шәһәрне игълан итте. Сабан туе символы "тулпар ат"ны Сыктывкар вәкиленә Чувашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов тапшырды. 

"Нәкъ бер ел элек без эстафетаны Әстерханнан кабул итеп алган идек. Ел дәвамында әзерлек барышында тырышып эшләдек. Бәйрәмнең онытылмаслык булуын, чувашлар һәм татарларның бергә дус яшәүләрен күрсәтергә теләдек", - дип белдерде Фәрит Гыйбатдинов. 

Сыктывкар вәкиле киләсе елга Сабан туена үзләренә чакырып калды.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10