ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чаллыда “КАМАЗ” машиналарында футбол уйнадылар

7 июль 2018, 17:46 , Фото: vestikamaza.ru

Чаллыда “КАМАЗ” машиналарында футбол уйнадылар Катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре һәм йөк автомобильләре конструкциясе элементлары буенча белемнәрен күрсәтте.

(Чаллы, 7 июль, “Татар-информ”). Чаллыда “КАМАЗ кубогы-2018” профессиональ осталык конкурсы узды. Анда йөк машиналары йөртүчеләре футбол уйнадылар.

Ярышлар Яшьлек проспекты артындагы мәйданда узды. Бәйгедә “КАМАЗ” хезмәткәрләре арасыннан 20 йөртүче, шулай ук автогигант йөкләрен ташу белән шөгыльләнүче транспорт компанияләре вәкилләре катнашты.

Әлбәттә классик ярышлар да булды, анда юлда йөрү кагыйдәләре һәм йөк автомобильләре конструкциясе элементлары буенча белемнәрен күрсәттеләр, тизлек маневрларында ярыштылар. Әмма тамашачыларны “Автобол” җәлеп итте. Бу ярышта йөртүчеләр йөк машинасы бамперы белән капкага туп кертергә кирәк. Бу биремне һәрберсе дә үти алмады, бары тик кайберәүләргә генә уңыш елмайды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10