ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Дмитрий Медведев Төркия Президенты инаугурациясе тантанасында катнашачак

7 июль 2018, 17:14

Эрдоган Президент вазифаларын рәттән икенче срок башкарачак.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). 9 июльдә Анкарада РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Төркия Президенты инаугурациясе тантанасында Россия делегациясен җитәкләячәк. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә.

“Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 9 июльдә Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев Төркия Республикасы Президенты Рәдҗәп Тайип Эрдоганның инаугурация тантанасында катнашу өчен Төркиягә бара”, - диелгән хәбәрдә.

Инаугурация тантанасы Төркия парламентында 16.00 сәгатьтә узачак. Аннары Эрдоган Президент сараена барачак. Анда хакимиятнең парламент формасыннан президентныкына күчү тантанасы узачак.

  • Эрдоган Президент вазифаларын рәттән икенче срок башкарачак. Төркиядә Президент сайлаулары 24 июньдә узды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10