ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Питрәч мәктәбе һәм җитәкчеләр республикада иң яхшылар рәтенә кергән

7 июль 2018, 22:00

Иң яхшылары ел саен акчалата грантларга лаек була.

(Питрәч, 8 июль, «Татар-информ», «Алга», Елена Зарипова). Татарстанда укытучылар һәм белем бирү учреждениеләрен хуплап күп кенә программалар гамәлгә ашырыла. Иң яхшылары ел саен акчалата грантларга лаек була. Алар арасында питрәчлеләр дә бар, дип яза район газетасы.

Республикада иң яхшы исемен, шулай ук акчалата грант алу хокукын алуга ТРда “Уңышлы мәктәп” Бөтенроссия конкурсының региональ этабында катнашучы 21 мәктәп дәгъва кыла. Аларга Питрәч районының дүрт мәктәбе – район үзәгенең беренче һәм икенче мәктәпләре, шулай ук Ленино-Кокушкино һәм Шәле мәктәпләре дә керә. Алар шушы көннәрдә үз проектларын жюри карамагына тәкъдим итәчәк, алар иң яхшылар арасында безнең мәктәпләрнең урынын билгеләячәк.

Быел шулай ук иң яхшы мәктәп директорлары арасына Питрәч белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре – Ленино-Кокушкино мәктәбеннән Ирина Викторвна Шаронова һәм Колайдан Светлана Витальевна Осипова да керде, алар “Иң яхшы директор” республика конкурсында катнаша. Бу көннәрдә әлеге конкурсның икенче турыдан-туры катнашу туры үтә. Анда бөтен республика мәктәпләреннән 20 җитәкче генә үтте, шулай ук җиңүчеләрне грантлар көтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10