ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Джанни Инфантино: Казан турында нәрсә әйтеп була? Бирегә кабат-кабат килергә телик

7 июль 2018, 15:44

Джанни Инфантино: Казан турында нәрсә әйтеп була? Бирегә кабат-кабат килергә телик ФИФА җитәкчесе “Казан-Арена”ны бик матур стадион, шәһәрдәге атмосфераны бик күркәм дип бәяләде.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Халыкара футбол федерациясе президенты Джанни Инфантино “Казан-Арена”ны бик матур стадион, шәһәрдәге атмосфераны бик күркәм дип бәяләде. Ул бу фикерне “Матч ТВ” га биргән интервьюсында әйтте.

Джанни Инфантино сүзләренчә, Казан үзенең бай тарихы һәм мәдәнияте белән аерылып тора.

“Биредә футбол атмосферасы хөкем сөрә. Казанда без күргән матчлар акылга сыймаслык иде. Алар бөек уеннар булды. Биредә матур стадион, бик күркәм мохит. Тагын да күбрәкне ни тели алабыз? Мин белмим. Бирегә кабат-кабат  килергә телик!”, - диде Инфантино. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10