ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казан акваториясендә кече суднолар хәрәкәте чикләнә

7 июль 2018, 18:31

Казан акваториясендә кече суднолар хәрәкәте чикләнә Казансу елгасы акваториясендә триатлон буенча Ironstar&Timerman ярышлары, “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме була.

(Казан, 7 июль, "Татар-информ"). Казансу елгасы акваториясендә триатлон буенча Ironstar&Timerman ярышлары, “Мин күкне сайлыйм!” авиация бәйрәме узган вакытта кече сулнолар хәрәкәте тыелачак. Бу турыда шәһәр мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чикләүләр кече судноларга, җилкәнле, спорт судноларга, гидроциклларга, байдаркаларга, ишкәкле көймәләргә кагыла. Тиешле карар ТР Министрлар кабинетында имзаланган.

Казансу елгасының Кремль дамбасыннан “Меңьеллык” күперенә кадәрге өлешендә чикләүләр түбәндәге вакытларга кертелә:

21 июль 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр;

22 июль 9.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр;

3 август 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр;

4 август 6.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр;

5 август 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр;

10 август 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр.

Казансу елгасының Киров дамбасыннан Чуйков урамы белән Гаврилов урамы киселешенә кадәрге өлешендә кече суднолар йөрешенә чикләүләр кертелә. Red Bull Air Race авиаярышларына бәйле чикләүләр түбәндәге аралыкта кертелә:

23 август 12.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр;

24 август 9.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр;

25 август 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр;

28 август 10.00 сәгатьтән 18.30 сәгатькә кадәр. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10