ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Җәмгыять

Республика клиник хастаханәсе авыру туганнарына реанимациягә керергә рөхсәтне итүне хуплый

7 июль 2018, 11:46 , Фото: Михаил Захаров

Республика клиник хастаханәсе авыру туганнарына реанимациягә керергә рөхсәтне итүне хуплый РФ Дәүләт Думасы депутатлары реанимациядә пациент янына гаилә әгъзаларын кертергә рөхсәт итүче закон проектын беренече укылышта кабул итте.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Валерия Белова). РФ Дәүләт Думасы депутатлары реанимациядә пациент янына гаилә әгъзаларын кертергә рөхсәт итүче закон проектын беренече укылышта кабул итте. Республика клиник хастаханәсе реанимациядә пациент янына туганнарын кертергә рөхсәт итүче закон проектын хуплады. Бу хакта “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлегендә хәбәр иттеләр.

“Без “Каршылыксыз ачык реанимация” концепциясен хуплыйбыз. Россиядә бер генә норматив акт та пациентның туганнарына һәм якын кешеләренә реанимация һәм интенсив терапия бүлегенә керүне тыймый. 2009 елда ук реанимациядә көн саен пациент янына керергә рөхсәт итүче эчке беркетмә төзедек. 2018 елдан көн дәвамында пациентлар белән күрешү өчен берничә вакытлы зона бүлеп бирдек. Туганнарына берникадәр өйрәткәннән соң, авыр хәлдәге пациентларны карарга рөхсәт иттек”, - дип аңлатты Республика клиник хастаханәсе баш табибы, Казан шәһәре Думасы депутаты Рафаэль Шәвәлиев.

Рафаэль Шәвәлиев сүзләренчә, реанимациядә туганнар булу, пациент сәламәтлегенә уңай йогынты ясый.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10