ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә мөселман лагерьлары эшли

7 июль 2018, 08:00

Өч яшьтән алып 15 яшькәчә булган балалар пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү, коръән уку, сүрәләр һәм хәрефләр өйрәнү белән мәшгуль.

(Баулы,  7 июль, "Татар-информ", "Хезмәткә дан", Айгөл Хөсәенова). Баулы мәчетләрендә быел җәен дә мөселман лагерьлары эшли, дип яза җирле басма. 

"Өмет" мәчетендә утызга якын кыз, әниләре белән кечкенә балалар рәхәтләнеп ял итәләр. Өч яшьтән алып 15 яшькәчә булган балалар пәйгамбәрләр тарихын өйрәнү, коръән уку, сүрәләр һәм хәрефләр өйрәнү белән мәшгуль. Мәчеттә балалар өчен төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы экскурсияләр дә оештырыла. Биредә ял итүче балалар җәйге ялларын күңелле һәм файдалы итеп уздыралар.

Ә "Гали" мәчетендә исә егермедән артык ир балалар - шәкертләр ял итә.

Түбәтәйле, яулыклы лагерьларда гел укып кына утырмыйлар. Биредә балаларны тәмле итеп ашату да оештырылган. Балалар төрле уеннар уйнап, футбол да тибәләр.

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10