ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Мөслимнең “Туган як” агрофирмасында 1 меңнән артык төргәк печән әзерләнде

7 июль 2018, 02:00 , Фото: muslumirc.ru

Мөслимнең “Туган як” агрофирмасында 1 меңнән артык төргәк печән әзерләнде Бу – һәр шартлы терлеккә уртача 18 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз.

(Мөслим, 7 июль, "Татар-информ", "Авыл утлары" , Фәридә Гайнетдинова). Мөслимнең “Туган як” агрофирмасы, һәрвакыттагыча, терлек азыгы әзерләүдә өлгерлек күрсәтә. Бүгенге көндә агрофирмада сенаж салуны төгәлләделәр, печән әзерләү дәвам итә, дип яза җирле басма.

Агрофирмада 6432 тонна сенаж салынды, 1000нән артык төргәк печән әзерләнде. Бу – һәр шартлы терлеккә уртача 18 центнер азык берәмлеге туры килә дигән сүз. Узган елдан калган азыкларын да кушсаң, әлеге сан тагын да артып китә.

Агрофирмасында елның елында терлек азыгы мулдан әзерләнә. Чөнки маллар ишле биредә. Барлыгы 2000 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 700е – савым сыерлар. Туганяклылар терлек азыгы әзерләү өчен 4 мең гектарга якын мәйданда – күпьеллык үлән, 400 гектарда кукуруз үстерәләр быел.

– Агрофирмада сенаж салуны төгәлләдек. Барлыгы 6000 тоннадан артык сенаж салынды. Үләнне иң файдалы вакытында – чәчәккә бөреләнү фазасында урдык. Шунлыктан сенаж да яхшы сыйфатлы булды. 1000 төргәктән артык печән тупланды инде. Аны әзерләү бүген дә дәвам итә. Печән,сенаж кебек азыкларны без ике елга җитәрлек итеп әзерлибез. Узган елгы печән һәм сенаж да бар әле. Димәк, терлекләребез тук булачак, – ди агрофирма директоры Рәдиф Габидинов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10