ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Төрекмәнстан Президенты Казанда Бразилия-Бельгия футбол матчын карый

6 июль 2018, 21:48

"Казан-Арена" стадионында футбол буенча Дөнья чемпионатының Татарстан башкаласындагы соңгы матчы бара.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Төрекмәнстан Президенты Казанда Бразилия белән Бельгия командалары арасындагы футбол матчына килде. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгының үз чыганаклары хәбәр итте.

Әлеге минутларда Гурбангулы Бердымөхәммәтов "Казан-Арена" стадионында чирек финал матчын карый. 

Футбол буенча Дөнья чемпионатының Татарстан башкаласындагы соңгы матчы 21 сәгатьтә башланды. 

  • Бүген Казанга эшлекле сәфәр белән килгән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республиканың сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10