ҺАВА ТОРЫШЫ -3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда 29 градуска кадәр җылы һава, урыны белән томан көтелә

6 июль 2018, 21:14 , Фото: Расих Фасхутдинов

Татарстанда 29 градуска кадәр җылы һава, урыны белән томан көтелә Алдагы көннәрдә өндез күпчелек районнарда яңгыр явачак.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Иртәгә, 7 июльдә, Татарстанда 29 градуска кадәр җылы һава, урыны белән томан көтелә. Бу турыда Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Синоптиклар фаразы буенча, төнлә һәм иртән томан төшәргә мөмкин. Көньяктан салмак җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +10..+15 градус, көндез +24..+29 градус булачак. 

8 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшенле яңгыр булуы ихтимал. Көньяк, көньяк-көнбытыштан салмак җил, яшен вакытында җилнең тизелеге 17-22 м/с ка кадәр булырга мөмикн. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез +24..+29 градус булачак.

9 июльдә дә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгыр булуы ихтимал. Көньяк-көнбатыштан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 17-22 м/с ка кадәр артырга мөмкин. Төнлә температура +13..+18 градус, көндез температура +24..+29 градус булыр, дип фаразлый синоптиклар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10