ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Төрекмәнстан Президенты Татарстанның сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады

6 июль 2018, 20:15 , Фото: tatarstan.ru

Төрекмәнстан Президенты Татарстанның сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады Кунаклар “Татнефть” стендында автомобиль моторы мае, бензин үрнәкләрен, коррозиягә чыдам торбалар һәм шиналар производствосы продукциясен карадылар.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Төркмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республиканың сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсен карады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Идея” технопаркында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре күргәзмәсе оештырылган иде. 

Төркмәнстан Президенты республиканың Яшел Үзән судно төзелеше заводы, “КАМАЗ” заводы, Казан вертолет заводы, Казан мотор төзелеше-җитештерү берләшмәсе, “Форд Соллерс” заводы кебек әйдәп баручы машина төзелеше заводлары продукциясе белән танышты.

Посещение Президентом Туркменистана выставки промышленного потенциала РТ и центра «Эйдос-медицина»

Кунаклар “Татнефть” стендында автомобиль моторы мае, бензин үрнәкләрен, коррозиягә чыдам торбалар һәм шиналар производствосы продукциясен карадылар.

Аннары Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән Рөстәм Миңнеханов “Эйдос” медицина стимуляторлары җитештерүче үзәктә булдылар. Төркмәнстан Президентына компаниянең эшчәнлеге турында сөйләделәр һәм хирургия виртуаль стимуляторлары һәм робот-пациентлар производствосын күрсәттеләр.

 ÐŸÐ¾ÑÐµÑ‰ÐµÐ½Ð¸Ðµ Президентом Туркменистана выставки промышленного потенциала РТ и центра «Эйдос-медицина»


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10