(Әлмәт, 6 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районының "Васильевская" җәмгыятендә дә бер чокырны сенаж белән тутырып, ябып куйганнар инде. Анда 1200 тонна терлек азыгы. Икенчесе дә тулып килә. Бу чокырдагы сенаж 1 мең тонна тәшкил итәчәк. Силос салуга август башларында керешәчәкләр. Печән әзерләү планын арттырып үтәгәннәр, дип яза җирле басма.
– 240 урынына 350 тонна әзерләдек. Бу эш төгәлләнмәде әле, әлбәттә. Икенче тапкыр чабу вакыты җиткәч, тагын печәнгә төшәбез. Быел күбрәк әзерләргә тырышабыз, – диде Александр Кузнецов.
Җитәкче 240 гектарда үстерелүче күпьеллык үләннәргә өстенлек бирә.
– Кичә печәнгә алынган анализлар килде. Ул анда алыштыргысыз витамин булган каротинның югары сыйфатлы икәнлеген күрсәтте, – диде Александр Кузнецов шатланып.
«Васильевская»да 430 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуларның 100 е савым сыерлары. Кышын һәр сыердан 9-10 литр сөт савыла, бүген ул 15-16 литрга җиткән. Бозауларны да кайгыртканнар – 600 килограмм яфрак азык әзерләнгән. Хуҗалыкта эш тынып тормый, фермалар кышка, ындыр табагы урак өстенә әзерләнә.
Эш хаклары яхшы булса да (механизаторлар 20-25, сыер савучылар 18, бозау караучылар 20 мең сум ала), авылдан эшләүчеләр табуы авыр икән. Аларны читтән чакыралар.