ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Бельгия Бразилия җыелма командасын 2:1 исәбе белән отты

6 июль 2018, 22:55

Исәпне Бразилия уенчысы Фернандинью үз капкасына гол кертеп башлады.

 (Казан, 6 июль, "Татар-информ"). "Казан-Арена" стадионында узган матчта Бельгия Бразилия җыелма командасын 2:1 исәбе белән отты.

Беренче таймда исәп Бельгия файдасына 2:0 булды. Беренче голны үз капкасына Бразилия уенчысы Фернандинью кертте. Икенче гол Бельгия уенчысы Кевин де Брейненыкы.

Икенче таймда голны Бразилия уенчысы Аугусто кертте. Бу "Казан-Арена" стадионындагы соңгы матч иде. Россия җыелма командасы иртәгә 21.00 сәгатьтә Хорватия белән уйнаячак.
 

 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10