ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чүпрәле кызы академик ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында бронза медаль алды

6 июль 2018, 22:00 , Фото: chuprale-online.ru

Чүпрәле кызы академик ишкәк ишү буенча Россия чемпионатында бронза медаль алды Раилә июнь аенда бу ярышларның халыкара турында көмеш медаль алган иде.

(Чүпрәле, 6 июль, "Татар-информ", "Туган як"). Мәскәү шәһәрендә академик ишкәк ишү буенча Россия чемпионаты узды, дип яза җирле басма.

Ярышлар 2018 елда булачак Дөнья чемпионатына сайлап алу чарасы буларак та үтте. Анда илнең 19 төбәгеннән 450ләп спортчы катнашты. Шулар арасында Чүпрәледән Раилә Сатдинова да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, Раилә июнь аенда бу ярышларның халыкара турында көмеш медаль алган иде. Монысында исә яшь спортчы 3 урынга лаек булып, бронза медаль алып кайтты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10