ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Бүгенге матчта физик үсеше ягыннан аерымлыклы Татарстан спортчылары әләм чыгара

6 июль 2018, 18:13 , Фото: kzn.ru

Бүгенге матчта физик үсеше ягыннан аерымлыклы Татарстан спортчылары әләм чыгара Интернат балаларына уникаль мөмкинлек 6-7 июльдә билгеләп үтелә торган FIFA дискриминациягә каршы көннәре уңаеннан бирелде.

(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Бүген Бразилия-Бельгия матчында физик үсешләре ягыннан аерымлыклары булган Татарстан спортчылары әләм алып чыга. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Махсус Олимпиада спортчылары Эдуард Әлмиев һәм Даниил Щербаков FIFA футбол буенча дөнья чемпионатының ¼ финалында әләм йөртәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.

Ике яшүсмер дә Питрәчнең сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат мәктәбендә белем ала, футбол белән кызыксына.

Интернат балаларына уникаль мөмкинлек 6-7 июльдә билгеләп үтелә торган FIFA дискриминациягә каршы көннәре уңаеннан бирелгән. Чара “#Готовы#Открыть сердца”масштаблы инклюзив инициативаның бер өлеше була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10