ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Казанга Төрекмәнстан Президенты килде

6 июль 2018, 17:23 , Фото: tatarstan.ru

Казанга Төрекмәнстан Президенты килде Төрекмәнстан Президенты Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары матчын карарга планлаштыра.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов Казанга эш визиты белән килде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Казан” халыкара аэропортында кунакны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин каршы алды. 

Прибытие в Республику Татарстан Президента Туркменистана Гурбангулы Мяликгулыевича Бердымухамедова

Бүген Гурбангулы Бердымөхәммәтов Рөстәм Миңнеханов озатуында “Идея” технопаркында Татарстан Республикасы сәнәгать потенциалы белән танышачак.

Аннары Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәтов очрашуы узачак.

Прибытие в Республику Татарстан Президента Туркменистана Гурбангулы Мяликгулыевича Бердымухамедова

Төрекмәнстан Президенты Казанга сәфәре кысаларында Футбол буенча дөнья чемпионаты ¼ финалының “Казан-Арена” стадионында узачак Бразилия һәм Бельгия җыелма командалары матчын карарга планлаштыра. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10