ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Мондый хөкүмәтара комиссия башка төбәкләргә уңай үрнәк күрсәтер, дип уйлыйм - Р.Миңнеханов

6 июль 2018, 17:00 , Фото: Рамиль Гали

Мондый хөкүмәтара комиссия башка төбәкләргә уңай үрнәк күрсәтер, дип уйлыйм - Р.Миңнеханов Хөкүмәтара Россия - Гарәп Әмирлекләре комиссиясенең 8нче утырышында ике ил биш килешү төзеде.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”). Хөкүмәтара Россия - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ) комиссиясенең 8нче утырышы кысаларында сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек турында карарлар кабул итү өчен Казан мәйданчыгы уңай булды, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Комиссия рәистәшләре – Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров һәм БГӘ тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры шәех Абдулла бән Зайед Әл Нахайян.

“Мондый хөкүмәтара комиссия башка төбәкләргә уңай үрнәк күрсәтер, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Очрашу кысаларында ике ил вәкилләре берничә килешү төзеделәр, шул исәптән Россия һәм БГӘ гражданнары өчен үзара визалар алмашу килешүе, “GATCHINA GARDENS” һәм “Masdar” акыллы шәһәрләре хезмәттәшлеге турында меморандум, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы белән БГӘ шәехе Әхмәт Далмук әл Мактуманың шәхси офисы белән килешү.

Моннан тыш, БГӘдә Россия эшмәкәрләр советы һәм “Альтарикс” ҖЧҖ БГӘдә Россия эшмәкәрләр советында әгъзалык турында килештеләр.
Шулай ук чара кысаларында “НАМИ”, “СОЛЛЕРС” ГАҖ, Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән “Аурус” һәм “Тавазун Холдинг” компанияләре белән автомобиль сәнәгате өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10