ҺАВА ТОРЫШЫ -6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Новосибирск татарлары Күчем хан чорына багышланган хәрби уеннарга әзерләнә

6 июль 2018, 21:33 , Фото: соцсети

Новосибирск татарлары Күчем хан чорына багышланган хәрби уеннарга әзерләнә Җирле халык Күчем хан гаскәре һәм Воековлар тарихи хәрби бәрелешләренә 420 ел тулуны билгеләп үтәчәк.
(Казан, 6 июль,"Татар-информ"). Новосибирск татарлары Күчем хан гаскәре һәм Воековлар тарихи хәрби бәрелешләренә 420 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Бу турыда Новосибирск татарларының "Алма" татар мәдәни оешмасы хәбәр итә.
 
Бу уңайдан 26 августта Обь елгасы буенда  хәрби уеннар уздырылачак.
 
 
Кунаклар себер татарларының вакытлы торак урыннарын, костюмлы тамаша карый алачак. Шулай ук, Күчем хан чоры традицияләре һәм шул чор тормышы белән танышу, татар милли ризыкларыннан авыз итү мөмкинлеге дә булачак. 
 
Балалар өчен аерым мәйданчык булдыру, рәсемнәр конкурсы уздыру күздә тотыла. Татар базары да эшләячәк, диелә әлеге хәбәрдә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10