ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылында "Шәкертләр бәйрәме" узачак

6 июль 2018, 17:13

Бәйрәмдә конкурслар һәм бәйгеләр Ислам дине һәм Коръән нигезләренә багышланачак.
(Казан, 6 июль, "Татар-информ"). Түбән Новгород өлкәсенең Пильмин районы Сафаҗәй авылында "Шәкертләр бәйрәме" узачак. Бу турыда өлкә татарлары берләшмәсе хәбәр итә.
 
28 июльдә бәйрәмдә балалар, мәктәп укучылары һәм яшьләр өчен Ислам нигезләре һәм Коръәнгә бәйле булган  викториналар, конкурслар уздырылачак. Программада шулай ук иҗади номерлар, эстафеталар, спорт ярышлары, нәшидләр әйтү дә каралган. 
 
 
Бәйгеләрдә җиңүчеләргә призлар һәм бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук кунаклар өчен төшке аш та әзерләнәчәк, диелә хәбәрдә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10