ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Әлмәт театры инженеры балалар өчен татарча планшет уйлап тапкан

6 июль 2018, 16:45 , Фото: скриншот

Әлмәт театры инженеры балалар өчен татарча планшет уйлап тапкан Рафис Камалов энесе Илнур белән берлектә балалар өчен интерактив уен ясаган.

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). Әлмәт театры инженеры Рәфис Камалов энесе Илнур белән берлектә балалар өчен татар телендә планшет ясаган. Әлеге планшет ярдәмендә балалар хәрефләр, саннар, төсләр, сүзләр һәм шигырьләр өйрәнә ала. Тулырак мәгълүматны “Татар-информ” хәбәрчесенә Рафис Камалов сөйләде.

“Татарча планшет ясау идеясе улым Булатка уенчык сайлаганда килде. 2016 елның декабреннән әлеге эш белән шөгыльләнә башладым. Рус телендә андый уенчыклар күп бит ул. Ә татар телендә юк. Татарча плакатлар чыгарганнарын беләм. Ә бу уенчык шул плакатларның кечерәйтелгән формасы кебек”, – дип сөйләде Рафис Камалов.

Интерактив уенчыкка шигырьләрне Рафис үзе язган. “Ниндидер шагыйрьнең шигырен, яисә берәр җырчының җырын сорамыйча куйсаң, автор хокукларын бозасың. Җәнҗал да кузгалырга мөмкин. Ә әйтеп куйсаң, өстәмә чыгым дигән сүз. Шуңа, мәктәп елларын искә төшереп, кыска-кыска гына дүртьюллыклар яздым. Әлеге шигырьләр дә гадәти генә түгел. Мәсәлән, “А” хәрефе икән, “а” га башланган сүзләр кулланып язасың”, – диде ул.

Интерактив уенчыкларның ике сынаулы варианты Казанда чыккан. 1000 уенчык Кытайда ясатылган. Уенчыкның эчке формасын эшләргә, материалын яздыруга бер ай чамасы вакыт киткән. Татарстанда мондый уенчыкларны күп санда гына ясатып була икән. Моның өчен сигез миллион сум акча кирәк булачак.

“Чын эшмәкәр дәүләттән акча сорамый. Без проектны Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка тәкъдим иттек. Безгә дәүләт тарафыннан бары реклама гына кирәк иде. Мәгариф һәм фән министрлыгына да бардык. Проектны тикшереп, безгә бәяләмә язып бирделәр. Киңәшләр белән булыштылар”, – дип сөйләде Рафис Камалов.

Интерактив уенчык ясауга барлыгы күпме акча киткәне турында Рафис Камалов: “Кеше саннарга бәйләнә торган замана китте. Биик яхшы бер иномарка бәясенә төште”, – дип шаяртты.

Интерактив уенчыкка эстрада йолдызлары да үзләренең социаль челтәрләрендә реклама ясый башлаган. Мәсәлән, җырчы Гүзәлем (Гүзәл Шиһапова) “Инстаграмм” челтәрендә болай дип яза: “Кичә безгә кунакка “племяшалар” килгән иде. Олысы инде мәктәпкә бара, Ә менә Әминә әле укырга гына өйрәнә. Аңа әзерләп куйган бүләгем бар иде. Бердәнбер татарча планшет! Бик шатланды инде. Өендә өйрәнер, Алла бирсә, татарча алфавитын да, саннарын да, төсләрен дә, шигырьләрен дә. Шулай ук имтихан режимы да бар”, - дип яза җырчы.  

 

 

Ура! Нам это удалось! Мы с братишкой все-таки доделали наш проект по созданию обучающей игрушки на татарском языке. Вчера доставили первую партию из Китая. 1000 экземпляров. Прошли через многое, общались с многими, долго вели переговоры с китайскими заводами, пришлось даже презентовать наше творение перед президентом РТ. Выражаем огромную благодарность @aidarbulatov за возможность реализации идеи на проекте Фабрика предпринимательства, @rustamlatypov за наставничество и полезные советы, @sergina_i за помощь, @aidatukhbatullina за поддержку. Кто желает приобрести игрушку для своих детишек пишите в директ. Также можно купить в Панораме на втором этаже в магазине сувениров "Идея" #фабрикапредприниммательства #татарстан #любимыйальметьевск #альметьевскcity #минтатарчасойлэшэм #татарбалалары #казань

Публикация от РАФИС КАМАЛОВ (@rafiskamalov)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10