ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Булмаган каравылчы өчен Татарстанда мәктәп директоры ике ел буе хезмәт хакы алган

6 июль 2018, 16:39 , Фото: Рамиль Гали

Булмаган каравылчы өчен Татарстанда мәктәп директоры ике ел буе хезмәт хакы алган Ир-ат, үз вазифасыннан файдаланып, танышын мәктәпкә эшкә "урнаштырган" һәм аның өчен хезмәт хакы алып барган.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Татарстанда мәктәп директоры "ялган" каравылчы өчен ике ел буе хезмәт хакы алып яшәгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

2015 елның октябрендә Апас районының Иске Йомралы урта мәктәбе директоры, каравылчыны вазифасыннан азат итеп, аның урынына үз танышын эшкә урнаштырган. Ике ел дәвамында ул аның өчен хезмәт хакы алып яшәгән.

Директорның бу законсыз гамәлләре җирле бюджетка 140 мең сумнан артык зыян салган.

Директор үз гаебен тулысынча таныган. Аңа карата ике маддә буенча кузгатылган җинаять эше судка тапшырылган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10