ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия һәм Гарәп Әмирлекләре визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешүне имзалады

6 июль 2018, 15:18 , Фото: Рамиль Гали

Россия һәм Гарәп Әмирлекләре визаларны гамәлдән чыгару турындагы килешүне имзалады Ике илнең Хөкүмәте Казанда узган Хөкүмәтара комиссия утырышында гражданнар өчен визаларны гамәлдән чыгару турында килеште.

(Казан, 6 июль, «Татар-информ»). Россия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Казанда узган сәүдә, икътисади һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәтара комиссиясенең сигезенче утырышында виза таләпләрен гамәлдән чыгару турындагы килешүгә кул куйды.

Узган елда Россиядән Гарәп Әмирлекләренә туристлар агымы 50 процентка арткан, диде РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров.

Барлыгы 750 мең россияле Гарәп Әмирлекләренә сәяхәт иткән. Эксперт бәяләмәсе буенча, Россиянең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре икътисадына керткән өлеше 2,3 миллиард доллардан артып киткән, дип искәртте министр.

«Визаларны гамәлдән чыгару Гарәп Әмирлекләреннән Россиягә килүче туристлар санын арттырачак», - диде Мантуров. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10